Англия
|
- Еш кына Бөекбритания аңламында кулланыла.
А́нглия (ингл. England [ˈɪŋɡlənd]) — Бөекбританиянең иң зур тарихи һәм административ өлеше. Британ утравының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнаша. Гадәттә, инглизчә mainland дип йөртелә. Англия халкы Бөекбритания халык санының 83 %-н тәшкил итә.
927 елда бер-берсе белән көрәшүче графлыкларның берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Англия башкаласы — Лондон.
Административ яктан Англия 9 регион һәм 48 графлыктан тора.